Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Галия Кайбицкая исемендәге музейда дәрес узды

Галия Кайбицкая исемендәге музейда соңгы араларда аеруча җанлылык хөкем сөрде: Мөрәле, Федоровское, Бәрлебаш һәм Олы Кайбыч мәктәпләре укучылары танылган драматург, артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 132 ел тулу уңаеннан оештырылган «Сүнмәс йолдыз» дигән музей дәресләрендә катнаштылар.

Дәресләрнең безнең музейда үткәрелүе очраклы түгел: Кәрим Тинчурин белән очрашкан көнен Галия Кайбицкая «бәхет дөньясына ишек ачылган көн», дип бәяләгән. Драма театры сәхнәсендә артист буларак беренче башкарган роле дә «Сүнгән йолдызлар»ыннан – Сәрвәр.
«Театрда эш җиңел түгел. Сәнгать зур хезмәт таләп итә, аеруча җырчыдан. Сиңа укуны эш белән аралаштырырга туры киләчәк, син әле бик яшь, мин сиңа ярдәм итәргә вәгъдә итәм», – дип фатиха бирә ул театр училищесына яңа укырга кергән яшь Галиягә. Һәм сүзендә тора да…
Дәресләрдә укучылар ике шәхеснең сәнгать дөньясындагы иҗади дуслыгы, хезмәттәшлеге белән якыннан таныштылар. Сәхнәгә уйнарга, роль башкарырга дип кенә менмәгән, сәхнәдә яшәгән Галия Кайбицкая Тинчурин иҗат иткән сәхнә әсәрләрендәге төп рольләрне башкарган. «Сүнгән йолдызлар»дан Сәрвәр, «Зәңгәр шәл»дән Мәйсәрә, «Ил» драмасында Зифабану, «Ак калфак» та Хәмдия – шундыйлардан. «Кандыр буе», «Казан сөлгесе», «Алар өчәү иде» пьесалары да төп рольне Галия Кайбицкая башкаруны күздә тотып язылган.
Дәресләрдә район үзәк китапханәсе әзерләгән «Сүнмәс йолдыз» исемле күчмә күргәзмә материаллары да файдаланылды.
Биографик мәгълүмат белән танышып, драма әсәрләреннән өзекләр караганнан соң, укучылар үзләре дә «Зәнгәр шәл» мелодрамасыннан рольләр башкарып карады. Музей сәхнәсендә кыяр-кыймас башкарган рольләр тормыш сәхнәсенә беренче адымнар булсын иде. Шекспир да «Тормыш – сәхнә, без – артистлар» дигән бит!

Чулпан КАМАЛИЕВА,
музей директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев