Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннән Виктория Семенова “Балалар дөньяны ясый” бәйгесе лауреаты

Майның соңгы көнендә "Казан" милли мәдни үзәгендә "Балалар дөньяны ясый" республика бәйгесе җиңүчеләре һәм лауреатларын бүләкләделәр.

Рәсемнәр бәйгесе "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, "Татарстан" телерадиокампаниясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, рәсем сәнгате музее теләктәшлегендә оештырылды. Республикада игълан ителгән Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы һәм тиздән Казанда узачак Универсидага багышланган бәйгенең максаты- балаларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, аларны рәсем сәнгатенә тарту. Әлеге бәйгегә Кайбычтан ун укучының рәсеме җибәрелгән һәм алар арасыннан Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең укучысы Виктория Семенова "Темага иҗади якын килгәне өчен" номинациясендә лауреат булды. Виктория җитәкчесе Светлана Бартязова белән берлектә "Бердәм Россия" партиясенең эмблемасын чиккән. Җиңүчеләрне партиянең Татартсандагы бүлеге секретаре урынбасары, партиянең башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин, партия тарафдарлары советы рәисе Валентина Липужина котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Балалар дөньяны ясый” республика бәйгесе