"Имәнлек" паркы
Безнең Кайбыч көннән-көн матурлана.
Көндә күнегелгән сукмаклардан йөргәнгәдер, без моңа әллә ни игътибар да биреп бетермибездер. Әмма чит җирләрдән килүчеләр бездәге гүзәллеккә таң кала, аның паркларында йөреп, күңеленә ял ала, саф һавасын сулый. Сабантуй үткәрелүче парк та елдан-ел матурлана. Ул хәзер Имәнлек паркы дип атала. Паркның исеме, Татарстанда телләр турындагы законга туры китереп, татар һәм рус телләрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев