Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб мәктәбенең “Салават күпере” ансамбле патриотик җырлар бәйгесендә җиңү яулап кайтты

Иске Чәчкаб төп мәктәбенең "Салават күпере" ансамбле 4 ноябрьдә Казан шәһәрендә узган патриотик җырлар бәйгесеннән җиңү белән кайтты.

"Мин яратам сине, Россия" Бөтенроссия фестиваленең "Ватан, минем туган якларым" дип исемләнгән республика турында Татарстанның барлык төбәкләреннән дә укучылар катнашты. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында һәм үсеп килүче яшь буында Ватанны ярату хисләре тәрбияләү максатында үткәрелгән бу бәйгедә безнең ансамбль "Без дә яшәрбез" дигән җыр башкарды. Икенче елга март аенда оешуларының биш еллыгын үткәререргә җыенучы "Салават күпере" ансамбле (җитәкчеләре Люция Габидуллина) быел "Йолдызлык" фестивалендә дә суперфиналга кадәр барып җиткән иде һәм алар гореф-гадәтләрне саклаучылар буларак җиңүче дип табылдылар. Ә Халыклар бердәмлеге көнендә узган бәйгедән өченче дәрәҗәдәге дипломант булып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкаб мәктәбенең “Салават күпере” ансамбле патриотик җырлар бәйгесендә җиңү яулап кайтты