Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкабтан Ләлә Хөсәенова белән Илназ Шәмсетдинов “Йолдызлык” фестиваленең суперфиналында дипломга лаек булды

15-18 апрель көннәрендә Казанда "Йолдызлык" фестиваленең суперфиналы узды. Анда бөтен Татарстаннан 4500гә якын сәләтле бала катнашты. Суперфиналда җиңгән 100 дән артык бала фестивальнең 19 апрельдә узган гала-концертына чакыру алды.

Гала-концертта: "Конферанс" номинациясендә парлап чыгыш ясаган Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары Ләлә Хөсәенова белән Илназ Шәмсетдинов республика буенча өченче урынны яулады һәм диплом, кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Сабан туе биюен башкарган Олы Кайбыч мәктәбенең "Авыл денс" төркеме биючеләре милли гореф-гадәтләрне оста пропагандалаган өчен дипломант булды һәм коллектив төсле телевизор белән бүләкләнде.

"Йолдызлык" җиңүчеләренә бүләкләрне Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, ГИТСның эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисов, Россия һәм Татарстанның башка күренекле мәдәният һәм сәнгатъ әһелләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләлә Хөсәенова белән Илназ Шәмсетдинов “Йолдызлык” фестивале