Иске Тәрбит мәктәбе укучылары лидер булу серләрен өйрәнде
21-24 март көннәрендә әлеге мәктәп укучылары Татьяна Тякмакова, Наташа Николаева, Алина Тараканова, Христина Семенова, Надя Шапеева "Лидерлык нигезләре" буенча махсус оештырылган укуларда булып кайтты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган әлеге чара балаларга өстәмә белем бирү буенча "Костер" сәламәтләндерү - белем бирү үзәгендә узды. Укучылар өчен мастер-класслар, тренинг, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев