«IT-чемпион» конкурсында Кайбычтан 96 укучы теркәлгән
Татарстан Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары игълан иткән «IT-чемпион» конкурсы кысаларында гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучылар өлкәннәргә республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы турында сөйли, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм хезмәтләр өчен өйдән чыкмый гына түләргә өйрәтә.
Район мәгълүмати-методик үзәк директоры Светлана Петрова әйтүенчә, конкурста Кайбыч укучылары да актив катнаша. «Республика районнары арасында без "алтын урталыкта" барабыз, әмма катнашучыларның санын тагын да киңәйтү максатында район мәгариф бүлеге белгечләре район конкурсы турында нигезләмә эшләде. Аның нигезендә, район күләмендә җиңүчеләрне билгеләп, бүләкләргә уйлыйбыз",- диде ул. Хәзерге вакытта порталда район мәктәпләренең 96 укучысы теркәлү узган. Иң күп катнашучылар Иске Тәрбит (27 укучы), Олы Кайбыч (13) һәм Кошман (9) мәктәпләреннән. Конкурс дәвамында укучылар өлкәннәргә uslugi.tatarstan.ru адресы буенча урнашкан порталда теркәлү узарга, шәхси кабинет ачарга һәм түләүләрне башкарырга өйрәтә. Теркәлү формасын тутырганда укучының шәхси логинын күрсәтү дә кирәк, шул очракта гына аңа баллар исәпләнәчәк. Логиннар "Татарстан Республикасында электрон мәгариф" ресурсыннан алына. Баллар теркәлү өчен дә, "Шәхси мәгълүмат" формасын тутырган өчен дә, һәр түләү өчен дә исәпләнә. Конкурсның беренче этабына йомгак уку елы ахырында, ягъни 24 майда ясала, иң актив укучыларның исеме шунда билгеле булачак. Шул ук вакытта "ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү " иҗади номинациясендә дә җиңүчеләрне ачыклыйлар. 1 майдан 3 ноябрьгә кадәр укучылар яңа интернет-сервис һәм хезмәтләр буенча идеяләрен тәкъдим итә ала, җиңүчеләр online-тавыш бирү юлы белән ачыкланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев