Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иҗтимагый яшьләр палатасында

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының чираттагы утырышы узды.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова, волонтерлар белән эшләүче "Башкарма дирекция "Казан-2013" Департаменты директоры Александр Карпов катнашында 2 мартта узган утырышта барлык шәһәр һәм районнардан да "Бердәм Россиянең Яшьләр гвардиясе" активистлары чакырылган иде. Анда Кайбычтан Гөлинә Габдрахманова да барды. Бу утырышта Татарстан гимнының ничек кабул ителүе, быел Казанда узачак Универсиадада эшләү өчен спорт волонтерлары әзерләү, республикада 2015 елга исәпләнгән Экологик хәрәкәт концепциясен тормышка ашыру планы турында зур сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иҗтимагый яшьләр палатасының чираттагы утырышы