Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч авыл җирлекләренең ветераннар Советлары рәисләре Кошманга җыелды

Райондагы авыл җирлекләренең ветераннар Советы рәисләре Кошман авылында “Демография” проекты буенча төзелгән “Тиенкәй” балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты.

 Алар анда район ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллина җитәкчелегендә барды. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Җәмилә Сәгыева да алар арасында иде. Биредә аларны Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина һәм балалар бакчасы мөдире Айсылу Калашникова каршы алды. Өлкәннәр балалар бакчасындагы шартларны күреп сокланды.
-Районда бу балалар бакчасына тиңнәр юк, дип район газетасыннан укыган идем. Әмма монда шулкадәр матур дип күз алдына да китерә алмаган идем. Монда йөрүче сабыйлар да, аларның ата-аналары да бик бәхетлеләр,-диде Олы Подберезье җирлегенең ветераннар Советы рәиисе Екатерина Елисеева.- Балалар бакчасы, мәктәп территориясе дә шулкадәр матур, әйтерсең лә, авыл шәһәрчеге.
Ветераннар Советлары белән очрашу авыл мәдәният йортында дәвам итте. Анда “Яшьлегемә кайтып киләм әле...” дигән җырлы-биюле чара тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев