Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч керәшеннәре “Туым җондызы” фестивалендә уңышлы чыгыш ясады

Казан шәһәренең "Московский" мәдәният һәм спорт үзәгендә XI россиякүләм “Туым җондызы” – “Рождественская звезда” керәшен җырын яшь башкаручылар бәйгесенең гала-концерты узды.

Татарстан Керәшеннәр җәмгыяте оештырган әлеге чараның максаты – халык җырларын оста башкаручыларны, талантлы яшьләрне ачыклау, аларга алга таба да үсү өчен шартлар тудыру. Тамашачылар арасында Татарстан Керәшеннәр җәмгыяте җитәкчсе Иван Егоров та бар иде. " “Моннан 12 ел элек башлап җибәргән фестивалебез нинди матур, дәрәҗәле үтте. Кайчандыр чуни гәлүш – әби гәлүше киеп, 1-2 җыр белән генә башланган иде бу эш. Бүген менә уңышлы нәтиҗәсен күрдек. Республикабызда күп санда балалар, яшьләр коллективлары оешты, бүгенге бәйрәмгә Чиләбе өлкәсеннән дә катнашучылар килде. Ата-аналарга, педагогларга, коллектив җитәкчеләренә, фестивальне оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. Киләчәгебез яшьләр кулында. Халкыбызның күңел байлыгын бөтен дөньяга күрсәтергә кирәк”, - дип белдерде ул",- диде ул. “Туганайлар газетасы да шул турыда яза. Фестивальне «Татар-информ» онлайн аша күрсәтте. 


Фестивальдә Кайбыч керәшеннәре дә уңышлы чыгыш ясады, анда бездән утыздан артык кеше катнашты. Гала-концертта утыз биштән артык чыгыш булган һәм анда 170ләп кеше осталыгын күрсәтте. Бәйгедә Хуҗа Хәсәннән алты яшьлек Екатерина Матвеева такмакларны оста җырлаучы булып танылды.

Шушы авылдан фермада бозау караучы булып эшләүче Эльза Орлова этник -борынгы җырларны күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп җырлавы белән җиңде. Олы Тәрбиттән Константин Чумарин, Дмитрий Воробьев һәм Илья Кирилловны үз эченә алган трио сәнгатьле итеп җырлавы белән башкалардан аерылып торды. Аларның барысы да җиңүчеләр сафында, дипломнарга лаек булды. 
Иске Тәрбит авылының почта бүлеге начальнигы Лилия Давыдова, Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән мәктәпләре укучылары Никита Русов, Юлия Макарова, Хуҗа Хәсәндәге мәдәният йорты методисты Анна Матвеева, "Инешкәй" ансамбле, Иске Тәрбиттән "Кызлар" төркеме лауреатлар булып танылды. Кайбычлыларның барысы да сәхнә түрендә бүләкләнде. 
Татарстан Керәшеннәр җәмгыятенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеевага Иван Егоров фестивальне үткәрүдәге ярдәме өчен Рәхмәт хаты тапшырды. 
- Бу фестивальгә быел да зур әзерлек белән бардык. Керәшен халкының безнең якта гына җырлана торган җырларын да эзләп таптык. Чыгышларны әзерләгәндә безгә район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова һәм “Авыл денс” бию төркеме хормейстеры Алгиз Фәйзуллин ярдәм итте. Аларга да, балаларны фестивальгә әзерләгән педагогларга да рәхмәтем зур. Фестиваль яшәсен! Ул безгә гореф-гадәтләребезне сакларга һәм аны киләчәк буыннарга кадәр җиткерергә ярдәм итә, - диде Светлана Петровна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев