Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч район башлыгы Мөрәледәге чишмәне төзекләндерү барышы белән танышты

Халкыбыз элек- электән яшәү чыганагы булган чишмәләрне карап, чистартып торуга зур игътибар биргән.

Хәзер дә районыбызда чишмәләрне төзекләндерү эше дәвам итә. Юлчылар Мөрәле авылы янында төзекләндерелгән чишмәгә игътибар итмичә, саф суын эчмичә китмиләрдер, мөгаен. 


Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мөрәле авылындагы чишмәне төзекләндерү барышы белән танышты. Биредә чишмә өстенә тимердән чүкеп япма, кырыйлап коймалар эшләнгән. Бу эшне Чувашиянең Комсомол районындагы Урмай авылында яшәүче Минсихәт Хәйретдинов башкарган. Шәхси эшмәкәр Айдар Әбүзәров чишмә тирәләрен, автомобильләр өчен туктау урынын эшләгән. Альберт Рәхмәтуллин төзекләндерү буенча киңәшләрен бирде, тагын ниләр эшләргә кирәклеген ачыклады. 


Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин әйтүенчә, бу чишмәдә төзекләндерү эшләрен 2017 елның көзендә Казанда яшәүче Руслан Хафизов башлап җибәргән иде. Аның нәсел тамырлары Колаңгыга барып тоташа. Быел Мөрәле авыл җирлеге шул чишмәне тагын да матурлау, төзекләндерүгә 1,5 миллион күләмендә грант откан. Биредә шактый эш башкарылган, чишмә тирәсендәге җирне тигезләп, кара туфрак таратасы, киләсе язга икенче кат асфальт түшисе калган. 
Олы юл читендәге бу чишмә туган ягыбызның иң матур урыны булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев