Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН:”Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне котлы булсын!”

20 октябрьдә юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан Кайбыч районы башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН «Татавтодор» җәмгыятенең Кайбыч юл төзү, ремонтлау участогы хезмәтчәннәренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

– Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Юлларны төзекләндерү – бүген районыбыз инфраструктурасы үсешендә төп юнәлеш­ләрнең берсе. Кайбыч юл төзү, ремонтлау участогы коллективы көче белән урамнарыбызның йөзе үзгәрә, район үзәген авыллар, шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана, асфальтлана. Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Алдыгызга зур бурычлар куелган һәм аны үтәү өчен бар көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны бирәсез. Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, юлларның торышын кайгыртасыз, кешеләрнең иминлеге сезнең хезмәткә бәйле. Бәйрәм көнендә юл төзелеше тармагының барлык хезмәтчәннәренә һәм гомерләрен яраткан һөнәрләренә багышлаган ветераннарга тирән рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да хезмәтегездә уңышларга ирешергә язсын. Барчагызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев