Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары география буенча КВНда катнашты

Мәктәп укучыларының «Кайда? Кайчан? Нәрсә?» уеннары буенча «География» темасына үткәрелгән республика бәйгесенең район турында Олы Кайбыч (анда Бәрлебаш мәктәбе укучылары да бар иде), Олы Подберезье, Федоровское, Чүти, Хуҗа Хәсән һәм Иске Тәрбит мәктәпләре командалары катнашты. Һәр команда составында 8-11 класслардан алты укучы бар иде.

Бәйгедә катнашучыларга олимпиада дәрәҗәсендәге 24 сорауга җавап бирергә туры килде. Эрудитларга жюри – мәгариф бүлеге методисты Мария Мөхетдинова, «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Лилия Зиннәтуллина һәм «Кайбыч таңнары» газетасы хәбәрчесе Людмила Путятинская бәя бирде. Остазлары укучыларына көч биреп торды.

Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова үзенең сәламләү чыгышында командаларга уңышлар теләде. Бәйге шартлары буенча сорауларга җавап бирү өчен бер генә минут вакыт бирелде. Кем 24 балл җыя, шул җиңүче. Җавап биргән вакытта укучылар дулкынланды, борчылды, барысының да җиңәсе килә. Сораулары чагыштырмача катлаулы, әле 8,9 класста гына укучыларның аларның барысына да җавап бирә алмаулары да бик мөмкин иде. Мәсәлән, Рус таулары кайсы континетта ур¬нашкан дигән сорау¬га «Знатоки» командасы (Олы Кайбыч, Бәрлебаш мәктәбе) «Антарктидада» дип дөрес җавап бирде. Федоровское мәктәбенең «Дулкын» командасы да төшеп калганнардан түгел: десерт турындагы сорауга җавапны тиз таптылар. Ә сорау болайрак яңгырый иде: Америкадагы десерт туңдырма һәм бе¬зедан әзерләнгән. Ри¬ва¬ятьләргә караганда, бу татлы ризыкны 19 гасырның икенче яртысындагы бер зур вакыйгага багышлап әзерләгәннәр. Ул нинди вакыйга? Җавабы: Алясканың кушылуы.
Күргәнегезчә, сораулар шактый четрекле, монда ге¬ографияне генә түгел, та¬-рихны да яхшы белергә, җавабыңны бер минут эчендә әйтеп өлгерер¬гә дә кирәк.
Беренче раунд нә¬ти¬җә¬ләре канәгатьләнерлек түгел иде. Ике команда бер генә сорауга да җавап бирә алмады, ә икесе мөмкин булган 12 баллдан 2-3 балл гына җыйды. Аның каравы, икенче уенда жюри ведомостенда берлеләр (һәр дөрес җавап өчен –бер балл) күренә башлады. Ә менә бу сорауга җавапны командаларның барысы да төгәл белә булып чыкты: «Вокруг света» журналы, беренче карашка, Луврага кергәч, аның белән очрак¬лы рәвештә генә очрашудан да качарга киңәш итә, чөнки музейда аннан башка да кызыклы әйберләр күп. Укучыларның җавабы: Мона Лиза (Джоконда).
Укытучылары барлык сорау¬ларга да җавапларны төгәл белә дә соң, әмма әйтеп җибәрергә ярамый шул.
– Сез ничек уйлыйсыз, бәйге сораулары катлаулымы? – дип сорыйм педагог¬лардан.
– Әйе, болар – олимпиада сораулары.
Ял иткән арада укучылар белән дә аралаштым.
– Чемпионатта катнашу ошыймы соң сезгә?
– Әйе, – дип җавап бирде Чүти мәктәбенең «СССР» (союз самых современных ребят) командасыннан Камилә, Гөлүсә, Әлфинә. – Без бәйгегә тырышып әзерләндек. Җиңүче берәү генә була, безнең өчен иң мөһиме – бәйгедә катнашу. Бу командадан Рафаэль биремнәрне авыр дип саный.
– Без дә КВНда белем¬нәребезне күрсәтә алуыбызга шатланабыз, – дип әңгәмәгә кушылды Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары.
Чыннан да, кайсы гына командага карама, андагы егет-кызларның барысы да КВН кебек мавыктыргыч уенда үзләрен күрсәтә алуларына горурлана. Ә оештыручылар, сүз дә юк, алардан тагын да яхшырак белем көтте. Тигез баллар туплап, өченче урынга дәгъва¬ кылган Чүти һәм Федоровское командалары өстәмә раундта очрашты һәм Кайбыч ягы турындагы сорауларга җавап бирде. Җиңү  –Федоровское эрудитларында.
Чемпионатның район этабы җиңүчесе исә Олы Кайбыч һәм Бәрлебаш мәктәбенең уртак «Знатоки» командасы! Хуҗа Хәсән мәктәбенең «Стрела» командасы – икенче урында. Җиңүчеләргә мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин кул куйган дипломнар, калган командаларга Мактау кәгазьләре тапшырылды. Жюри әгъзаларына да Рәхмәт хатлары бирделәр.
– Бу уенда һәр команда үзенең бердәмлеген күрсәтте. Җиңүче командага район данын якларга туры киләчәк, – диде Светлана Петрова.
«Знатоки» командасындагы укучыларның сөйләшүеннән шуны ишеттем: алар, яңа белемнәр үзләштерү өчен, иртәгәдән үк әзерлек эшләрен башлап җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев