Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучыларының җәйге ялын оештыруга республика бюджетыннан ике миллион сумнан артыграк субсидия бирелә

Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда балаларның җәйге ялын оештыру башкарма комитетының узган елның 15 декабрендә кабул ителгән «Балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру турында»гыкарары нигезендә гамәлгә ашырыла. Бу хакта программа кабул ителгән.

Кайбыч районында яшәүче балаларның җәйге ялын оештыруга һәм аларны сәламәтләндерүгә каралган 2 647 798 сум акчаның 2 299 487 сумы республика бюджетыннан субсидия буларак килә, калган өлешен ата-аналар взносы тәшкил итә.
Җәйге чорда 495 баланы ял иттерү һәм сәламәтләндерү планлаштырыла. Аларның 360ы мәктәп яны лагерьларында 21 көн ял итә,100 укучы хезмәт һәм ял лагерьларында 18 көн булачак. 15 бала стационар лагерьларда, 20 укучы профильле сменада ял итәргә җыена.
Җәйге каникуллар вакытында балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген тәэмин итү, аларның тайгак юлга басуларына юл куймау, буш вакытларын файдалы итүгә шартлар тудыру – төп бурычларның берсе. Мәктәп яны лагерьлары да шул максатта оештырыла. Алар 2 июньдә эшли башлады. Биш мәктәптә – Олы Кайбыч, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Федоровскоеда укучылар ял белән хезмәтне бергә бәйләп алып бара. Кайбыч укучыларының квота нигезендә Татарстан Республикасындагы башка лагерьларда да ял итү мөмкинлеге бар.
Барлык ял итү урыннары да санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлүгә тикшерү узган. Районыбыз мәктәпләрендәге лагерьлар Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан балалар һәм яшьләрнең ялы, сәламәтләндерү оешмаларының бердәм реестрында теркәлгән. Ял итүче балаларны сыйфатлы ризык белән тәэмин итү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Туклануны оештыруга 1126364,40 сум акча бүленгән.
Балаларыгызның ялы турында сорауларыгыз булса, мәктәп җитәкчелегенә, мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев