Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычка республика буенча игълан ителгән “Иң матур чыршы” бәйгесе кысаларында махсус комиссия килде

Комиссия составында ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш референты Алмаз Галәветдинов, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Вероника Ашурова, Буа районы Пенсия фонды җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рәфыйк Җәләлов бар иде.

 Алар район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән берлектә Хуҗа Хәсән авылына барды. Мәктәп тирәсен кардан ясалган төрле сыннар бизи. Кар юк дип тормаганнар. Мктәп директоры Надежда Макарова әйтүенчә, карны кайда бар, шуннан ташып ясаганнар. Сыннарның тематикасы да бар: алар Театр елын да, ТАССРның 100 еллыгын, 2020 ел символы булган күсене дә чагылдыра. Кыш бабай белән Кар кызы да бик матур килеп чыккан. “Аленушка” балалар бакчасы коллективы да тырышкан, андагы әкардан ясалган әкият геройларына барысы да сокланды. Мәдәният йорты янындагы сыннар арасында хайваннар сурәтендә инструменталь ансамбль дә, йолдызнамә буенча барлык 12 айның символлары да, төрле әкият геройлары да бар. Кунакларны мәктәптә дә, мәдәният йортында да Кыш бабай белән Кар кызы, фольклор ансамбльләр җырлап, биеп каршы алды.
- Бүген без дүрт районда Яңа елга чыршылар бизәлешен карадык. Аларның барысында да үзенең яңалыгы, русча әйткәндә, изюминкасы бар. Кайбычта кардан ясалган сыннарның күплеге үзенә җәлеп итте.Кар булмаса да, бик зур эш башкарылган, - диде Алмаз Галәветдинов.
Хуҗа Хәсәннән соң, Олы Кайбыч мәктәбе, оешмалар, төп чыршының бизәлешен карадылар. Үзәк чыршы янында өч метрга якың озынлыктагы Кыш бабай белән Кар кызының матур эшләнешенә сокландылар.
- Быел кар булмагач, җирле осталар килеп туган хәлдән чыгу юлын таптылар. Алар Кыш бабай белән Кар кызын, ел символы булган күсене дә төзелеш күбегеннән ясады, - дип серне ачты Рәмис Хәялиев.
Комиссия әгъзалары кайбычлылар эшенә уңай бәя бирде. Хәзер нәтиҗәләрне көтәсе генә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев