Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, 9 декабрьдә “кайнар линия” телефонына шалтырата аласыз

10 декабрь – Халыкара һәм милли бәйрәм, бөтен хокук саклау җәмәгатьчелеге өчен үзенчәлекле көн. БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән ел саен кеше хокуклары гомум декларациясен кабул иткән көн буларак билгеләп үтелә. Бу көн 1950 елдан уздырыла башлады.

2019 елның 9 декабрендә, Кеше хокуклары көне алдыннан, хокук мәсьәләләре буенча халык өчен телефон «кайнар линия»се эшләячәк. Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге, ТР буенча Медик-социаль экспертизаның баш бюросы, ТР буенча РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлеге белгечләре җавап бирә."Кайнар линия" нең эш вакыты: 09.00 – 17.00 сәгатькә кадәр.
«Кайнар линия» телефоннары:
(843) 236-00-71 – «кайнар линия»нең төп телефоны.
Махсус телефоннар: (843) 236-40-17 – хезмәт һәм торак хокукларын яклау мәсьәләләре; (843) 236-89-15 – мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау мәсьәләләре, хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре; (843) 236-89-28 – инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, мигрантлар һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын яклау мәсьәләләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев