Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар бу шимбәдә Казанга ярминкәгә бара. Анда шәхси хуҗалыклар да бәрәңге, яшелчәләр сата ала

14 сентябрьдән Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китә. Сәүдә атна саен шимбә көнне оештырыла. Бу атнада җитәкчеләр катнашында узган планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярминкәләрнең шәһәр халкы өчен бик мөһим булуын һәм аңа югары әзерлек белән бару бурычын куйды.

Кайбыч районы хезмәтчәннәре дә ярминкәгә бу атнада ук старт бирә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов әйтеп узганча, ярминкәгә “Гөбенә”, “Дубрава”, “Алтын кырлар” агрофирмалары”, “СЛ-Молоко”, “Родина”, “Подберезье”, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятьләре, икмәк пешерү комбинаты, «Йолдыз», «Союз Агро» кооперативлары һәм берничә авыл җирлеге бара. Ярминкәләр үткәрү буенча җаваплы булган башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина ярминкәдә авыл кешеләренең дә катнаша алуын белдерде. “Быел бакчада бәрәңге, башка яшелчәләр мул уңды. Шуңа да теләге булучылар анда үз транспорты белән барып сәүдә итә ала. Моның өчен алдан территориаль үсеш бүлегенә 2-14-29 телефонына шалтыратырга кирәк”, – диде ул.
Сәүдә урыннарында социаль юнәлешле бәяләр куелган авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Шәһәр халкы, аеруча өлкән буын кешеләре, көзге ярминкәләрне көтеп ала, чөнки анда бәяләр кибетнекенә караганда күпкә түбәнрәк була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев