Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар Чувашстанның Комсомол районындагы Урмай авылында үтәчәк Сабан туенда катнаша

Татарстан хөкүмәте тәкъдиме белән быел Кайбыч районы күрше республиканың Урмай авылында үтәчәк Сабантуенда Татарстан вәкиле сыйфатында катнаша.

Урмайда Сабантуй иртәгә - 5 июньгә билгеләнгән. Милли бәйрәмдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация катнаша. Анда бездән сәүдә оештырыла, Кайбыч төбәгендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең яшәү рәвешен күрсәткән йортлар да эшләячәк, фольклор ансамбльләр, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясый, көрәшчеләр бил алышачак.
Урмайдагы Сабантуе быел онлайн рәвештә 29 майда тәмамланган «УРМАЙ-ЗӘЛИДӘ» төрки дөнья мәдәнияте һәм сәнгате халыкара фестиваленең дәвамы булачак. Анда безнең “Авыл денс” халык балалар бию коллективы да чыгыш ясый. Кунакларны концерт программасы һәм спорт уеннары көтә. Бәйрәмне Чуваш Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе оештыра. Сабантуй 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев