Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар «Татарча диктан” акциясенә кушыла

19 октябрьдә 13.00 сәгатьтә дөньяның татарлар яшәгән барлык почмак-ларында да “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Быел ул Россиянең 40 төбәгендә, Татарстанның 40 районында, дөньяның 11 илендә (Төркия, Англия, Канада, Болгария, Германия, Казахстан һәм башка илләрдә) уза.

Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр иткәнчә, “Татарча диктант” белем бирү акциясе “2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Бу акциянең максаты – татар әдәби телен белү һәм дөрес язуга кызыксынуны үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле филологларын һәм укытучыларын популярлаштыру. Бурычы –татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, халык¬та татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү, халык арасында татар орфографиясе һәм пунктуациясе осталарын, язма сөйләмдә еш күзәтелүче хаталарны ачыклау, диктант язучыларның игътибарын дөрес язү кагыйдәләрен түбән дәрәҗәдә белүгә юнәлтү, белем һәм дөрес язу дәрәҗәсен мөстәкыйль рәвештә күтәрүне стимуллаштыру.
Акция түбәндәге катнашу дәрәҗәләрен күз уңында тота:
–татар телен башлангыч дәрәҗәдә белү;
–татар телен камил дәрәҗәдә белү.
 «Татарча диктант»– ел саен барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган белем бирү акциясе.
Диктантның текстын КФУның Филология һәм халык¬ара багланышлар институтының татар теле филолог¬лары билгели.
Акцияне оештыручылар: “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты;
Акцияне әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы оештыру комитеты – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
Акция турындагы тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла: http://diktant.tatar/.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев