Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлыларны шәҗәрәләр бәйгесендә катнашырга чакыралар

Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге белән “Без тарихта эзлебез” дигән шәҗәрәләр конкурсын башлап җибәрде.

Аның максаты – шәҗәрәләр традициясен саклау, үстерү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, буыннар бәйләнешен булдыру, аерым гаиләләр тормышы аша җәмәгатьчелекнең игътибарын Татарстан тарихына җәлеп итү.

Әлеге чара Кайбычта да киң җәмәгатьчелектә, мәдәният учреждениеләрендә һәм мәгариф оешмаларында киң яклау тапты. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев район педагоглары һәм өлкән класслар укучылары алдында чыгыш ясаганда, бәйрәмгә әзерлек алып барыр¬га, гаилә шәҗәрәләре турында материаллар тупларга кирәклегенә басым ясады. Конкурсның район туры мартта үткәреләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X