Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары республиканың иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләрен бүләкләү тантанасында катнашты

Казанда Камал театрында Татарстан шәһәр-районнарының иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү өлешеннән соң, «Мәхәббәт FM» спектаклен күрсәттеләр.

Әлеге тантанага җәмәгать тәрбиячеләре, район балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре әгъзалары да чакырылган иде. Анда Кайбычтан 17 кешелек делегация барды. Бүләкләү тантансында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы депутатлары, төрле министрлыклар вәкилләре катнашты. “Тәрбиягә авыр бирелүче яки авыр тормыш хәлендә калган балалар, үсмерләрнең җәмәгать тәрбиячесе булу гаять зур җаваплылык һәм түземлелек сорый торган хезмәт. Гаиләңдә үз балаңны тәрбияләү дә җиңел түгел, ә монда чит кеше баласы белән уртак таба белергә кирәк. Шундый зур җаваплылыкны үз өстенә алучылар белән горурланам һәм чын күңелемнән рәхмәт сүзләремне җиткерәм”,- диде Ләйлә Фазлыева. Җәмәгать тәрбиячеләре арасындагы республика конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә һәм ул җәмәгать тәрбиячесе абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X