Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның туган көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызны бәйрәм белән котлый

– Туган як, туган жир, туган авыл — һәрбер кеше өчен иң кадерле сүзләр.

Безнең туган жиребез — гүзәл Кайбыч ягы. Яраткан районыбызның туган көне җитте. Кайбычның яңадан район булып оешуына 19 апрельдә нәкъ 29 ел. Кайбыч өчен аеруча кадерле булган әлеге дата өчен без, иң беренче чиратта, Татарстан Илбашы Минтимер Шәймиевка тирән рәхмәтле. Чөнки Кайбычны оештыру турындагы Указга 1991 елның 19 апрелендә нәкъ менә ул кул куйды. Әнә шул еллардан бирле без Татарстан җитәкчелеге ягыннан яклау табып яшибез. Мондый мөнәсәбәтне республика тормышында мөһим роль уйнаучы Кайбыч үзенең уңган кешеләре, матур эшләре белән яулап алды.
Без ел саен районыбызның туган көнен тулы заллар белән бәйрәм иттек. Әмма бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә мин сезне видеоэлемтә аша котлыйм.Төбәгебез тормышындагы зур вакыйга – район туган көне уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләремне кабул итеп алыгыз. Күпмилләтле районыбыз бай тарихлы, аның язмышы Татарстан тормышы белән тыгыз үрелеп бара. Шушы 29 ел эчендә Кайбыч барыбызның да уртак тырышлыгы белән тотрыклы үсүче районга әйләнде. Район җитәкчелегенең төп максаты – халыкның яшәешен, тормыш шартларын яхшырту. Шул максатта яңа объектлар, торак йортлар сафка баса яисә төзекләндерелә, юллар төзелә. Республика җитәкчелеге ярдәме белән һәм федераль бюджеттан гамәлгә ашырылучы төрле программалар, илкүләм проектлар авылларны танымаслык итеп үзгәртә.
Районның быелгы туган көне Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгында уза. Кайбыч халкының әлеге ике тарихи вакыйгага керткән өлеше бәяләп бетергесез зур. Төбәгебезнең  батыр ул-кызлары Бөек Җиңүне якынайту өчен яу кырында батырлык үрнәге күрсәтте. Тылдагылар да фронт өчен эшләде. Без өлкән буын кешеләренең матур эшләрен уңышлы дәвам итәбез. Кайбыч киләчәктә дә чәчәк атсын, аның авыл хуҗалыгы, икътисады үсештә, демографиясе дә яхшырсын иде.
Кадерле кайбычлылар! Сезгә чын күңелдән туган ягыбызның төп мирасын – тарихыбызны һәм тради­цияләребезне, күпмилләтле дуслык һәм тынычлыкны күз карасыдай саклавыгызны һәм буыннардан-буыннарга тапшыруыгызны телим. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, хезмәттә зур уңышлар насыйп булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев