Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның җырчы сандугачы

Казанда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Татарстанның халык артисты Лена Бичаринаның 70 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды.

Асыл карендәшебезне күркәм бәйрәме белән котларга якташлары, хезмәттәшләре, дуслары, керәшен җәмәгатьчелеге, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле, тамашачылар ихлас теләкләр һәм матур чәчәк бәйләмнәре белән килгән иде. ТР Мәдәният министрлыгы хезмәткәре Гүзәл Габдуллина Лена Исмәгыйлевнага күпьеллык хезмәте өчен рәхмәтен белдерде.
“Ак Барс” холдинг компаниясе хезмәткәре Елена Алешина, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән котлап, юбилярның зур таланты алдында баш июен әйтте һәм бүләкләр тапшырды.
Җырчы Җәкәү йорты директоры, керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова юбилярга сәламәтлек теләде, бу кичәнең керәшен үзәгендә узуына сөенүен белдерде.
– Үзебезнең күптән көтеп алынган йортыбызда республика буенча бар карендәшләрне бергә туплап, Лена Бичарина кебек асыл затларыбызның гомер бәйрәмнәрен, иҗат кичәләрен уздыра алу – зур шатлык. Залыбыз кечкенә булса да, күңелебез – киң, яратуыбыз – чын. Лена Исмәгыйлевнаның киләчәк юбилейларын Илһам Шакиров исемендәге зур залларда уздырырга язсын. Ә без, туганнар, барыбыз да җыелышып килербез, – дип чыгыш ясады Людмила Белоусова.
Лена Бичарина 1951 елның 12 апрелендә Кайбыч районының Мәлки авылында дөньяга килгән. Якташлары аның белән чиксез горурлана. “Татарстанның халык артисты" дигән исеме булса да, Лена апа үзен беркайчан да бездән өстен куймады. Авылга кайтып йөри, ярдәм итә, бакчада казына. Без аңа чиксез рәхмәтле, Мәлкине дөньяга танытты ул”, – дип сөйләде җырчының авылдашлары.
Якташлары һәм Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясап, матур теләкләрен җиткерде. Сугыш ветераны, күренекле журналист, 91 яшьлек Александр Малов якташына керәшеннәр тарихы турында язылган китабын бүләк итте.
Лена Бичарина 20 еллык иҗади тормышын Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышлаган. 1975 елда кастингка килгән 120 кешедән сайлап алынган биш яшь җырчы арасында керәшен кызы Лена да була. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр легендар коллектив солисткасы булып эшли.
Җырчының репертуары татар композиторлары һәм халык җырлары әсәрләреннән тора. Шулай да аның иҗатында халык иҗаты хәзинәләрен эзләү һәм өйрәнү аерым урын алып тора. Аның башкаруындагы егермедән артык җыр Татарстан радио һәм телевидениесенең алтын фондында саклана. Аның иҗат җимешләрен гомерлек җырлар дип атарга була. “Тау буе”, “Чатырлар”, “Зәңгәр чиләк”, “Сандугачкай”, “Иске Корбаш авылы көе” һәм тагын бик күп борынгы халык җырлары Лена Бичарина башкаруында популярлык казанды.
Бәйрәмдә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә данлыклы “Зәңгәр чиләк” җырын башкарганда, Лена Бичаринаның күзеннән – яшь, күңеленнән дәрт ташып торды.
Лена Бичаринаның остазы, ансамбльнең озак еллар дәвамында сәнгать җитәкчесе булган Россиянең халык артисты Лима Кустабаева, карендәшебезнең талантына соклануын белдереп, видеосәлам юллады.
2001 елда Лена Бичаринага Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелә, ә 2011 елда җырчы Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек була.
Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов белән “Илһамият” коллективы солистлары да хезмәттәшләрен котлады. Алар Лена Бичаринаның ныклы характеры, тыйнак, эшчән булуын билгеләп үтте.
Лена Бичаринаны кайбычлылар гына түгел, Мамадыш халкы да үз кешесе, үз җырчысы буларак якын итә. Бу хакта район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов әйтте. “Бер генә “Питрау” бәйрәме дә Лена апасыз узмый. Без аны төрле җыр конкурсларына жюри әгъзасы буларак та еш чакырабыз. Җыр сәнгатен сайлаучы яшьләребезгә төпле киңәшләрен бирә ул”, – диде Степан Петрович.
Чарада Лена Бичаринаның дуслары, хезмәттәшләре Георгий Ибушев, Аграфена Васильева, Мария Семенова, Григорий Сергеев, Сания Фәйзуллина, Олег Фазылҗанов һәм башкалар сүз алды һәм юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр.
Лена Бичарина, жюри әгъзасы буларак, “Туым җондозы” – “Рождественская звезда” керәшен җырын яшь башкаручылар конкурс-фестивалендә даими катнаша. “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбле өчен остаз һәм киңәшче. “Питрау” керәшен мәдәнияте республика бәйрәмен дә аннан башка күз алдына китереп булмый.
Кичә ахырында Лена Бичарина: “Олыгая барган саен юбилейлар да үткәрәсе килми икән. Бүгенге кичә өчен һәммәгезгә зур рәхмәт. Мине яратучылар бар икән әле, димәк алга таба яшәргә була”, – дип сөйләде. “Картаямени соң йөрәк” җырын башкарганда, асыл карендәшебез Лена Бичаринаны тамашачы басып алкышлады.

Юлия Губина,
“Туганайлар” газетасы
редакторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев