Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның җырчы сандугачы фестивальдә “Без бу дөньяда кунак кына” җырын башкарган иде. Аны бүген җир куенына иңдерәләр

Аяусыз үлем Олы Кайбыч авылында яшәүче Флера Фатыйхованы арабыздан бөтенләйгә алып китте.

Ачык йөзле, йомшак сүзле, күңеле тулы гел моң гына булган Флера апа озак еллар дәвамында Олы Кайбыч мәктәбендә башлангыч классларга белем бирде, музыка укытучысы булып эшләде. Азнакай якларында туып-үсеп, 1963 елдан бирле Кайбыч балаларын музыка серләренә төшендерде ул. Лаеклы ялга чыккач та, “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән шөгыльләнде, аларны “Йолдызлык” кебек дәрәҗәле фестивальгә әзерләде. 
Республика ветераннары арасындагы “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестиваленнән дә Олы Кайбычның җырчы сандугачының зур җиңүләр белән кайткан еллары булды. 2013 елда фестивальнең гала-концертында катнашып, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кул куйган дипломга һәм призга лаек да булган иде. 
– Фестивальдә “Без бу дөньяда кунак кына” дигән җырны башкардым. Ни өчен шушы җырны сайладыммы? Чөнки аның эчтәлеге өлкән буын кешеләренә туры килә. Бу җыр тирән мәгънәле, шуңа да тамашачылар аны яратып кабул итте. Чыннан да без бу дөньяда кунак кына, шуңа да бер-беребезнең кадерләрен белеп яшәсәк иде, – дигән иде ул чакта Флера ханым. Тыныч йокла, Флера апа! Урының җәннәт түрләрендә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев