Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта активистларның Чыршы бәйрәме үтте. Аларны район башлыгыАльберт Рәхмәтуллин котлады. Фоторепортаж

Бүген Олы Кайбычтагы “Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексында барлык мәктәпләрдән уку алдынгылары, олимпиада, фестиваль, бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләр, активистлар өчен Чыршы бәйрәме үтте.

Бәйрәм тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин катнашты. Алар укучыларны Яңа ел бәйрәме белән котлады, җылы теләкләрен җиткерде.
Һәр мәктәптән укучылар делегацияләре концерт номерлары әзерләп килгәннәр. Укытучылар, әкият геройлары булып киенеп, "Теремкәй әкиятен сәхнәләштерде. Кыш бабай белән Кар кызы балаларны бәйрәм белән котлады, бүләкләр өләштеләр.
Соңыннан укучылар өчен дискотека дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев