Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта бала тапкан аналарга 100 мең сумга кадәр акча бирәләр

Олы Кайбыч мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән тантанада беренче балалары туган гаиләләргә 50 мең сум, өченче бала алып кайтучыларга 100 мең сум күләмендәге акчага сертификат бирелде.

Афанасьевка авылында яшәүче Юлия һәм Алексей Должниковларның өченче уллары Данил туган. Олы уллары Романга биш яшь, Егорга өч яшь тулган. Олы Кайбычтан Алинә һәм Илнур Нуретдиновларның кызлары Лиана дөньяга килгән.
Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбыч районындагы 22 нче бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллина хәбәр иткәнчә, 2019 елның гыйнварыннан район буенча 50 мең сум күләмендәге акча 21 гаиләгә, ә 100 мең сум сигез гаиләгә тапшырылган.
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә авыл җирлегендә яшәүче 25 яшькә кадәрге Татарстан хатын-кызларына беренче бала өчен 50 мең сум, ә 29 яшькә кадәргеләргә өченче балага 100 мең сум дәүләт ярдәме түләнә. Бу акча бер генә тапкыр түләнә һәм ул 2018 елның 1 гыйнварыннан бирелә башлады. Аны алу өчен Россия Федерациясе гражданы булу һәм авылда теркәлгән булуың шарт. Түләүне билгеләгәндә, паспорт, баланың туу турындагы таныклыгы һәм банктагы исәп-хисап счеты кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев