Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта китап яратучылар язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашты

Олы Кайбычтагы балалар сәнгать мәктәбендә бүген иртәдән үк җанлылык сизелә иде.

Чөнки биредә танылган язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина үз әсәрләрен яратып укучы кайбычлылар белән очрашты. 
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырган “Күңелем тулы гөл” дип исемләнгән әлеге җылы очрашу түгәрәк өстәл артында узды. 
Әдәби очрашуны алып барган китапханәчеләр Гөлсем Гарәфетдинова белән Миләүшә Сәлахетдинова язучының тормыш юлы белән таныштырдылар. Рафия Гайнуллина, Гөлшат Галимова башкарган җырлар әдәби кичәне тагын да ямьләндерде. Рушания Лотфуллина язучының “Карлы миләш тәме” әсәреннән өзек укыды. Очрашу барышында Гөлсинә Галимуллина укучыларының сорауларына җавап бирде, әсәрләренең язылу тарихы белән таныштырды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев