Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта мәктәпләрнең "Көз байлыгы" ярминкәсе гөрләде. Фотолар

Балалар сәнгать мәктәбе янында узган "Көз байлыгы" дип исемләнгән ярминкә елдагыча үзенең байлыгы белән аерылып торды.Бу ярминкәдән укытучылар, укучылар үзләре дә, район җитәкчелеге дә, сатып алучылар да бик канәгать калды. Яшелчәләрне мулдан алып килгән иде алар.

Мәктәп коллективларының иҗади фантазиясенә исләрең китәрлек: һәрберсе күргәзмә павильоны бизәгән, анда товарларын матур итеп тезгәннәр, әкият геройларын да эшкә җиккәннәр, самавырлар кайнап тора, кунакларны коймак, кайнар чәй белән сыйлыйлар, педагоглар, укытучыларның күбесе милли киемнәрдән. Кайсы гына мәктәп күргәзмәсен карама, анда суган, кишер, бәрәңге, чөгендер, кәбестәсе мулдан, банка-банка салат, тозлы кыяр, помидор дисеңме, бар да бар, ул камыр ризыкларының ниндие генә юк. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны, район Советы, башкарма комитетындагы җаваплы хезмәткәрләрне, жюрины презентацияләре белән таныштырганда да җырга, сүзгә булган осталыкларын ачык күрсәттеләр. Иң беренче булып Лариса Бухарова җитәкчелегендәге Чүти мәктәбе коллективы әзерләгән күргәзмә белән таныштылар. Мәктәп укучылары сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел.

Әнә берсе сөйли: "Борын заманнарда бер авыл агаеннан:"Синеңчә көз яхшыракмы, әллә көзме?"- дип сораганнар. Ул, һич тә аптырамыйча: "Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы",- дип җавап биргән. Чөнки барлык яшелчә, җиләк-җимеш көз көне өлгерә. көз безгә уңыш, муллык алып килә". Алар янындагы Олы Кайбыч мәктәбе коллективы быел аеруча зурдан купкан! Район башлыгы да, аларга карап, гаҗәпләнүен яшермәде: "Булдыргансыз!"- диде. Яшелчәләрен мини-трактор арбасына тутырып алып килгәнәр, күргәзмәләренә карап кына торырлык.

"Коллектив үзе дә тырышты, ата-аналар да ярдәм итте",- диде әле быел гына биредә мәктәп директоры булып эшли башлаган Гөлинә Габдрахманова. Кура җиләге чоры инде әллә кайчан узса да, әле бүген генә бакчадан өзгән җиләккә кадәр бар иде өстәлләрендә. Альберт Рәхмәтуллинның берсеннән-берсе эре бу җиләкләргә карап, сораулы карашын күргәч, аның Афанасьевакадан Павел Муклуков бакчасында үсүен әйттеләр, сорты шундый икән. Федоровское мәктәбе күргәзмәсе дә кызыклы иде. Борындык мәктәбе укытучылары театр артистларыннан бер дә ким түгел: күргәзмәләрен "Беренче театр" комедиясе үрнәгендә театральләштереп якладылар.Олы Подберезье мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимерова дүрт гектарга якын мәйдандагы җирләренең ике гектарында бәрәңге, калганында яшелчәләр үстерүләре турында сөйләде. "Менә карагыз, Казанга ярминкәгә баргач, яшелчәләрне ничек оста итеп тезәргә була",- диде Альберт Илгизәрович, кошманлылырга югары бәя биреп. Ул Мәлки мәктәбендә дә соңгы елларда бакчага игътбар артуын әйтеп узды. Кече Мәме мәктәбе педагоглары да артистлардан бер дә ким түгел, яшелчәләре дә күп. Бәрлебашы мәктәбендәге кебек, бакча нигъмәтләреннән тыш, күп кенә мәктәпләрдә дару үләннәре дә әзерләгәннәр. Кыскасы, бөтен мәктәпләр дә кышка мул ризык белән керә. "Мәктәпләрнең кышка чорга зур әзерлек белән керүләре мактаулы күренеш. бу яшелчәләрдән сыйфатлы ризык әзерләнер дип ышанып калабыз,- диде башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, җиңүчеләргә сертификатлар тапшырганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев