Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта район башлыгы ярдәме белән йортларга янгын чыгуы турында хәбәр бирүче җайланмалар куелды

Районыбыз авылларында яшәүче 18 гаиләгә янгын чыгуы турында хәбәр бирүче җайланмалар куелды. Күп балалы, аз керемле, социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләр, ялгыз яшәүче пенсионерлар йортларына шундый 50 җайланма куелачак. Алар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәкъдиме белән алынды һәм аны барлык йортларга да урнаштырырга киңәш итәләр.

Чит кеше ярдәменә мохтаҗлар яшәгән йортларны янгыннан саклау чаралары белән тәэмин итү – районда яшәүчеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклаучы профилактик чараларның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. 115 нче янгын сүндерү частенең бүлек командиры Васыйл Вәлиуллин, “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Алсинә Кузьмина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Ләйсән Фәррахованы һәр өйдә көтеп алдылар. Янгын турында хәбәр итүче җайланмалар урнаштыру дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X