Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре Яңа ел концерты куйды. Театраль-шоу булды бу! Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җырлавын тамашачы басып тыңлады. Фоторепортаж

Әле алдагы көнне көнне генә бу тамашаны Мәлки авылында күрсәттеләр.

 Хәер, анда мәлкилеләр генә түгел, тирә-күрше авыллардан да килделәр, залда алма төшәрлек тә урын булмады. Олы Кайбыч мәдәният йортында узган тамаша да шулай булды. Язучы һәм драматург Рәзил Вәлиевның "Әйдә барыйк, кызлар карыйк" спектакленә нигезләнеп әзерләнгән тамашаның асылында мәхәббәт ята. Төп герой Әфләтүн – төнге клуб ди-джее, ул кызларны еш алыштырып тора. Ә аның дуслары – авыл егетләре, Әфләтүн аркасында сөйгән кызларсыз калалар, шуңа күрә аңа сабак бирергә уйлыйлар. Яңа ел кичендә алар тырышлыклары, хәйләкәр булулары һәм үҗәтлекләре ярдәмендә үзләренең мәхәббәтләрен табалар. Тормышында күп хата ясаган Әфләтүн дә ахырдан хатасын таный һәм кичә җыр-бию белән дәвам итә. Бу әсәргә тукталулары юкка гына түгел, чөнки Кайбычта буйдаклар һәм кияүгә чыкмаган кызлар темасы актуаль. Демография аксый, балалар аз туа. Шуңа да 2020 елны Демография елы дип игълан иттеләр дә инде. Сәхнәдә чыгыш ясаган Рамилә Айзатуллова, Ришат Шакиров, Рамилә Әбләзова, Илнур Әхмәтов, Рөстәм Баһавиев, Илназ Ибраһимов, Муса Биктимеровлар бик килештереп уйнады.
Әлеге күренеш җыр- биюләр белән аралашып барды. Рафис абый белән Фәридә Абзалова, Алия Мотыйгуллина белән Эмиль Шәхетдинов, Рамилә Әбләзова белән Ришат Шакиров дуэтлары, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы җитәкчесе Александр Акрымов, Рәмис Закиров, Рушания Лотфуллина, Илмас Хәмидуллин, Людмила Воробьева, Газинур Кадыйровларның җырларын тамашачы алкышларга күмде. Ир-егетләр, хатын-кызлар ансамбльләренең чыгышларын яратып карадык. Еврей, татар һәм үзбәк биюләрен карап сокландык! Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җырлавын тамашачы басып тыңлады. Кыш бабай образында булган район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, концертның сценарий авторы, режиссеры, кыскасы, башлап йөрүчесе - башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев