Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Сабантуйлар гөрләячәк

Район үзәгендә Сабантуй 12 июньдә уза.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә бәйрәм яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә кертелгән чикләү чараларын үтәп оештырылырга тиеш.
Районның 30 еллыгына, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелүче милли бәйрәмебез 11.00 сәгатьтә башланып китә. Бәйрәм вакытының башка еллардан үзгәрәк булуының сәбәбе – җырчы Фирдүс Тямаевның кичке якта чыгыш ясавына бәйле. Ат чабышлары төштән соң сәгать өчләр тирәсендә үткәрелә. Бу ат чабышларына зур әһәмият бирү, башка җирлекләрдә катнашкан чабышкыларның да безгә килүе өчен шулай уйланылган.
Сабантуйлар 13 июньдә Борындык, Мөрәле, Кошман, Олы Урсак, Ябалак, Кече Мәмедә, шулай ук “Гөбенә” агрофирмасы авылларын үз эченә алган җирлекләр катнашында Кушкүлдә уза. Халкыбызның күңеле киң. Күпмилләтле районыбызда яшәүчеләр барлык Сабантуйларда да рәхәтләнеп ял итә, күңел ача алачак. Җырлы-биюле бәйрәмебездә рәхәтләнеп ял итик, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев