Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Ватан Геройлары көненә әзерләнәләр. Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясы яңа бюстлар белән тулыланачак

Кайбычта Бөек Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлегенә куелган парк янындагы Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясында Кайбыч үстергән Геройлар – Борындыктан Барый Гарифуллин, Рифкать Кәлимуллин, Багайдан Мария Турунтаева, Турминскийдан Антонина Евдокимоваларның бюстлары куелган.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, безнең сигез Героебыз бар, шуңа да калган дүртесенең бюстларын 9 декабрь – Ватан Геройлары көненә куярга җыеналар. Алар – Надеждинодан Герман Ионов, Кошманнан Әбрар Борһанов, Олы Кайбычтан Рәис Заһидуллин, Ябалактан Аграфена Сергеева. ТАССР елъязмасы хуҗалык эшенә хезмәт итү үрнәген гәүдәләндергән бик күп кадерле исемнәрне саклый.  Алар арасында фидакарьлекләре белән ха-лык ихтирамын казанган данлы якташларыбыз да бар. Билгеле булганча, 1920-1926 елларда ук актив һәм нәтиҗәле эшләүчеләрне Хезмәт Герое исеме биреп хөрмәтләгәннәр. 1927 елдан совет хөкүмәте Хезмәт Герое исеме бирү тәртибен раслаган. Бу исем СССР һәм союздаш республика-лар Үзәк башкарма комитеты Президиумнары тарафыннан гына бирелә һәм 1938 елның 27 декабрендә – СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Социалистик Хезмәт Герое дигән яңа мактаулы исем кертелгәнгә кадәр гамәлдә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев