Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта язгы чәчү ахырына якынлашты

Районыбыз игенчеләре сабан культураларын чәчүне 96 процентка үтәде.

Язгы кыр эшләре темплары көннән-көн арта бара. Көннәрнең җылы, аяз булуы чәчүне тулы көчкә алып барырга мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, районда 20 майга барлык чәчү мәйданының 29 мең 100 гектарында эш төгәлләнгән. Аерым алганда, сабан бодае – 13 мең 600, арпа – 5 мең 100, солы – 500 гектар мәйданда чәчелгән. Игенчеләр хәзерге вакытта техник культуралар чәчә.
Без шушы көннәрдә “Гөбенә” агрофирмасына бардык. Биредә 7 мең 327 гектар мәйданда чәчү алып бару планлаштырылган. Агрофирманың баш агрономы Рәмис Хәкимов әйтүенчә, биредә бөртекле культуралар чәчү төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта игенчеләр 1543 гектарда кукуруз чәчү белән шөгыльләнә. 20 майга әлеге культура 813 гектарда чәчелгән.
Без Хуҗа Хәсән авылы басуына барганда да “МТЗ-1221” тракторында Владимир Федоров агрегаты чәчүче Антон Грановский белән бергә кукуруз чәчә иде. “МТЗ-1221”, “МТЗ-82” тракторларында Василий Федоров белән Александр Данилов чәчелүче мәйданны культивацияли.
– Егетләр көненә 30-35 гектар мәйданда кукуруз чәчә. 137 гектар мәйданда кукурузны бөртек өчен чәчтек. Моңа кадәр механизаторлар сабан бодае, арпа, катнашазык чәчүдә, уҗымнарны, күпьеллыкларны тукландыру, тырмалауда эшләде. Хәзерге эсседә аларга җиңел түгел, билгеле. Эш сәгатьләре иртәнге җидедән кичке тугызга кадәр дәвам итә. Аларга чәчүлек орлыкны, төшке, кичке ашларны “Т-25” тракторында Владимир Петров алып килә. Безнең егетләр тырыш, хезмәт сөючән, эшнең сыйфатына да игътибар бирәләр. Көннәр шулай аяз торса, эшне озакка сузарга исәп юк, – диде агрофирманың кырда эш өчен җаваплы кешесе Илья Бартязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X