Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтагы сәнгатьмәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

Сәнгать мәктәбендә укучыларны төрле музыка коралларында уйнарга, җырларга, биергә, рәсем ясарга өйрәтәләр.

Бу мәктәпне тәмамлаучылар арасында алдагы тормышларын сәнгать белән бәйләүчеләр дә бар. Сәнгать яратучы укучылар киләчәктә нинди генә юл сайласалар да, матурлык тудыручы чын кешеләр булып калырлар дип ышанасы килә.
Сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары районда үткәрелгән чараларда актив катнаша, яшь талантлар республика күләмендәге бәйгеләрдә дә призлы урыннар яулый, үзләрен таныта. Мәктәптә дә әледән-әле тематик чаралар оештырыла. Быел яз район мәдәният йортында узган отчет концертында да балалар белән тырышып шөгыльләнүләре ачык күренде.
Фортепиано классында җиде ел белем алган Олы Кайбычта Земфира Сәгәдиева, бишәр ел вокал, баян классларында укыган Диләрә Идиятуллина һәм Айрат Мусиннар өчен биредә уку тәмамланды.
Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова чыгарылышларга җылы теләкләрен җиткерде. Сәнгать мәктәбе директоры Алия Мотыйгуллина белән бергә чыгарылышларга таныклыклар тапшырды. Ел дәвамында уңышларга ирешкән укучылар дипломнар, Мактау кәгазьләре, сәнгать мәктәбе белән тыгыз элемтәдә торган әти-әниләр Рәхмәт хатларына лаек булды.
Ата-аналарның да балаларында ничә еллар дәвамында сәнгатькә мәхәббәт уяткан, музыка серләренә төшендергән укытучыларга әйтер сүзе бар иде.
– Балаларыбызның сәнгать мәктәбендә белем алулары белән бик горурланабыз. Дөрес, монда уку җиңел түгел. Күз яшьләре дә, борчылулар, кәеф кырылулар да, шатлыклы мизгелләр дә булды. Киләчәктә дә музыка, сәнгать белән дус булыгыз. Педагогик коллективка рәхмәтебез зур. Хезмәтегез, түземлелегез, балаларга булган мәхәббәтегез өчен ата- аналар исеменнән олы рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, –диде Земфираның әнисе Гөлнара Сәгәдиева. Кызының беренче укытучысы Резедә Хисамовага чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Аның бу теләкләренә Диләрәнең әнисе Гөлнара Идиятуллина да кушылды.
Чыгарылыш кичәсе балалар, аларның остазлары чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X