Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтагы укытучы бишенче тапкыр «ТАТМЕДИА” бүләгенә лаек булды

«ТАТМЕДИА» җәмгыяте һәр яртыеллык саен газета-журналларга язылучылар арасында бүләкләр уйната. Анда катнашу өчен әлеге җәмгыятьнең кимендә өч басмасына язылып, квитанциянең күчермәсен җибәрергә кирәк иде. Әлбәттә инде, ул газеталарның берсе – «Кайбыч таңнары».

Бәрлебашы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламия Мусина “Газетага языл һәм телевизор от” акциясендә даими катнашып килә һәм һәр яртыеллык саен диярлек кызыксындыру бүләгенә лаек була. Бәйгенең төп бүләкләре – телевизор һәм башка кыйммәтле призларның әлегә кайбычлыларга эләккәне юк. Әмма оештыручыларның бәйгедә катнашучыларны бүләксез калдырасы килми. Шуңа да республиканың һәр районыннан иң зур суммага газета-журналларга язылучыны ачык¬лап, кызыксындыру бүләге әзерлиләр.
–Гаиләбез белән газета-журналларны яратып укыйбыз. Мин бишенче тапкыр инде кызыксындыру бүләгенә ия булдым. Бәйгедә теләп катнашам. Аның өчен матбугатка язылган квитанцияңне  Казанга юлларга кирәк. Бу һәркемнең кулыннан килә торган эш, иренмәгез генә,  – диде Исламия ханым.Сез дә, дусларым, катнашып, бүләк ота аласыз. «ТАТМЕДИА» җәмгыятендә эшләүчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм, чөнки алар халкыбыз яратып укый торган газета-журналлар нәшер итә.
Районыбызда яшәүчеләр арасында матбугатка Исламиядән дә күбрәк язылучылар бардыр. Без дә аның фикерен куәтлибез: сез дә бәйгедә катнашыгыз, бүләкләр отыгыз! Хикмәт бит бүләктә генә дә түгел. Бу сезнең республика-район сулышын тоеп яшәвегез, яңалыклардан хәбәрдар, рухи яктан бай булуыгызны да күрсәтә. Шуңа да, хөрмәтле укучыларыбыз, бәйгенең чираттагысы турында безнең газета аша күзәтеп барыгыз һәм квитанциягезнең күчермәсен «ТАТМЕДИА»га җибәрегез. Кем белә, бәлки бүләк оту бәхете сезгә елмаер. Моның өчен 2020 елның беренче яртыеллыгына «Кайбыч таңнары»на бүгеннән үк язылып куйсагыз да була. Подписка чоры башланды бит.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев