Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч Бөек Ватан сугышы ветераннары 9 майда митингка җыелалар

Районыбызның барлык авылларында да бәйрәм чараларына старт бирелде. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, район халкы һәм кунаклары алдында Казан дәүләт университеты студентлары чыгыш ясаячак. Без район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбовадан шул хакта тулырак сөйләвен үтендек:

- Университетның үзешчән сәнгать коллективы зур бәйрәм алдыннан Кайбычка килү инициативасы белән үзе чыкты. Бөек Җиңүнең халкыбыз өчен ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын һәркем бөтен тирәнлеге белән аңлый. Шуңа күрә барлык авыл җирлекләрендә дә бәйрәмгә әзерләнәләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтлиләр. 68 нче Җиңү язын каршылау­чылар бәйрәм табынына җыелачак. Бүгенге көндә районда 37 сугыш ветераны яши һәм аларның күбесе бәйрәм митингында, концертларда катнашырга җыена. Аларны 29 апрельдә 14.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак студентлар концертында көтәбез!

Район үзәгендә сугыш ветераннары катнашындагы митинг 9 Майда, авылларда 8 майда уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Бөек Ватан сугышы ветераннары 9 май