Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч егетләре десантчылар мәктәбендә коралдан атарга өйрәнә

15 егет Апастагы "Зөя" лагерендагы "Яшь десантчы" хәрби-палаталы сменасына ял итәргә китте.

Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, республикадагы "Патриот" үзәге тарафыннан оештырылган бу лагерьда Иделаръягы районнарында яшәүче үсмерләрне солдатка әзерлиләр. Алар ял белән бергә физик әзерлек, стройда йөрү, пневматик мылтыктан ату, тизлеккә автомат сүтеп-җыю, спортның төрле төрләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләр алачак, ярышларда катнаша. Укулар тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча алып барыла. Егетләр анда 10 июльгә кадәр булачак. Лагерь өч сменада эшли. Шуңа да анда ял итәргә теләүчеләр яшьләр сәясәте, спорт һәм физкультура бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. "Яшь десантчы"да ял итү бушлай, ата-аналардан взнос алынмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч егетләре десантчылар мәктәбе