Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч кырларында татлы тамыр алалар

Район җәмгыятьләрендә быел барлыгы 2350 гектар мәйданда шикәр чөгендере культурасы игелде. Татлы тамыр игүчеләр барлык мәйданнарның 1708 гектарында эшне төгәлләргә өлгерде. Тулаем алганда, 62225 тонна татлы тамыр җыеп алынган. Уртача уңыш һәр гектардан 364,3 центнер тәшкил итә.

"Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалы ("Алтын кырлар") 960 гектар мәйданда үстерелгән шикәр чөгендерен алуны төгәлләде. Хәзерге вакытта өемнәргә салынган 33600 тонна чималны шикәр заводына ташыйсы гына калган. "Заволжье", "Гөбенә" филиалларында бу эш барлык мәйданның 63,3 - 37 процентында башкарылган. Бүгенге көндә өемнәргә салынган татлы чимал район буенча 49928 тонна тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч кырларында татлы тамыр алалар