Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч мәктәпләре миллион артыннан куармы?

Мәктәпләрдә уку елы тәмаланды гына әле, ә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрне яңа уку елына әзерлекне башлап җибәрде инде. Быел министрлык иң яхшы әзерләнгән мәктәпләрне кызыксындыру чаралары да кулланачак.

Хәзер шул хакта бәйге игълан ителде. Аның максаты - иң яхшы эшләүче мәктәпләрне ачыклау, аларның тәҗрибәсен башкаларга да тарату, киң җәмәгатьчелек, ата-аналар, эшмәкәрләрнең игътибарын мәктәпкә юнәлтү, мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына яхшы итеп әзерләүгә кызыксыну уяту. Бәйгедә беренче урынга чыккан мәктәпкә җиһазлар сатып алу өчен 1 миллион сум, икенче урынны яулаучыга - 800 мең сум, өченче урынга 500 мең сум һәм тагын ике мәктәпкә 300 әр мең сум, министрлыкның Мактау кәгазьләрен тапшыру карала. Мәктәпләргә эксперт бәясен Казаннан килгән жюри куя. Җиңүчене билгеләгәндә мәктәпнең санитар-техник хәле, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүе, ашханә, медицина кабинеты, спорт мәйданчыкларының эшчәнлегенә, территориясенең төзеклеге, матурлыгына карап куелачак. Безнең районда да республика күләмендә үрнәк булырдай мәктәпләр бар, димәк, бәйгедә үзеңне сынап карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч мәктәпләре

2
X