Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч пенсионерлары спартакиадада спортны яратуларын күрсәтте

Лаеклы ялда булуыбызга карамастан, йөгерәбез, сикерәбез, йөзәбез һәм тагын әллә никадәр спорт төре белән шөгыльләнә алабыз икән бит.

Ямьле язда мәркәзебез Казанда узган пенсионерлар спартакиадасы моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслады.

Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап ил күләмендә өченче тапкыр үткәрелүче спартакиадага районыбыз данын яклап дистәгә якын кеше, автобуска төялеп, Казан шәһәренә юл тотты. Татарстан Республикасы Пенсионерлар берлеге җитәкчесе Любовь Мишина, ТРның атказанган физик тәрбия хезмәткәре Фәридә Сафиуллина һәм СССРның атказанган спорт мастеры, Европа һәм 1976 елда узган олимпиада уеннары чемпионы Николай Колесников 44 районнан килгән пенсионерлар делегациясен җылы итеп сәламләде һәм ярышларда уңышлар теләде. Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, спорт уеннарына старт бирелде. Без төрле номинацияләрдә катнашып, көчебезне, спорт яратуыбызны күрсәттек.

Алексей Малов бассейнда йөзү буенча 11нче урынга чыкты. Миләүшә Газизова да аннан калышмады. Наил Гаязетдинов ДАРТС - стенага ук ату буенча җиденче урында, Елена Петровна унынчы урында. Буйга сикерүдә дә сынатмадык. Нина Стерякова яхшы чыгыш ясады. Фарис Зәйнуллин шәп йөгерә, Василий Балякин тенниста оста уйный икән. Шулай итеп, кайбер спорт төрләре буенча безнекеләр беренче унлыкка керде һәм районыбыз данын күтәрде.

Узган ел буйга сикерү буенча беренче урынны алган Дамира Шаһивәлиеваның юклыгы үзен сиздерде, әлбәттә. Алдагы елдагы ул безне яңа җиңүләре белән шатландырыр әле.

Гомумән, республика Пенсия фонды оештырган бу чарадан алган тәэсирләр онытылмаслык булды. Төрле бәйгеләрдә катнашкан өлкәннәребезнең кәефе күтәренке иде ул көнне. Рәхәтләнеп ял иттеләр, күрше районнар арасында дустанә элемтә урнашты. Күптән күрешмәгән дуслар очрашты.

Спартакиадада катнашучылар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, Пенсия фонды бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннуровага, чараның спонсоры Айрат Кадыйровка, пенсионерлар берлегенең Кайбыч бүлекчәсе рәисе Ләлә Хәйруллинага олы рәхмәт хисләрен белдерделәр. Спартакиада татар халык биюләре - күмәк биюләр белән төгәлләнде. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч пенсионерлары