Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч прокуроры еллык коллегия утырышында катнашты

20 гыйнварда Татарстан Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында республиканың прокуратура органнары эшчәнлегенең 2013 ел йомгакларына һәм агымдагы 2014 ел өчен актуаль бурычларга багышланган коллегиянең киңәйтелгән утырышы булды.

Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Генераль прокуроры киңәшчесе Александр Гаврилов катнашты. Республика прокуроры Илдус Нафиков үз чыгышында дәүләт хакимияте органнары белән берлектә хәл ителүне сорый торган мөһим проблемаларга тукталды. Президент Рөстәм Миңнеханов төп көчне экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәшкә юнәлдерергә кирәк, дигән фикерен белдерде. Илбашы сүзләре буенча, миграция һәм хезмәт турындагы законнарына кагылышлы сораулар, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хокукларның үтәлеше һәм мөрә­җәгатьләрнең тиешле вакытында каралуы һәрвакыт контрольдә булырга тиеш. Ул шулай ук прокурорлардан сайлау кампаниясе барышындагы закон таләпләренең үтәлешен тәэмин итүләрен сорады. Утырышта район прокуроры Руслан Заһретдинов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч прокуроры еллык коллегия утырышында катнашты