Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аналарны бәйрәм белән тәбрикли

Ел саен ноябрьдә Россиядә Аналар көнен билгеләп үтәләр. Быел ул уналтынчы тапкыр уздырыла. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык аналарга котлау сүзләрен җиткерә. Анда болай диелә:

"Әлеге искиткеч матур бәйрәм хатын-кызның иң изге бурычы - ана булуның бөеклеген тагын да тирәнрәк аңлауга ярдәм итә. Чөнки әни кеше - чын мәгънәсендә ярата, көтә һәм ышана торган бердәнбер кеше. Хәтта инде үсеп, кеше булгач та, күңелебез әле һаман әниебезнең җылы куллары иркәләвен тели... Әниләр гомерен, тырышлыгын, яратуын иң кадерле кешеләренә - балаларына багышлый. Әни булу җиңел түгел, өстәвенә, ана бурычын бик күпләргә хезмәт һәм җәмәгать эшләре белән бергә берләштереп алып барырга туры килә. Сез, хөрмәтле аналар, һәрвакыт гаиләнең җаны, йорт учагын саклаучы булып каласыз. Иң зур теләгем: районда балалар күбрәк тусын, демографик хәлебез яхшырсын иде.

Кайбычтагы барча аналарны ихластан бәйрәм белән котлыйм! Сезгә, кадерле ханымнар, иминлек, күңел җылысы һәм сөю-сөелү телим. Бәхетле һәм сөекле булыгыз!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аналарны бәйрәм белән тәбрикли