Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы – Германиядә

16-17 гыйнварда Берлинның Messe Berlin күргәзмәләр комплексы территориясендә "Яшел атна - 2014" дигән халыкара агросәнәгать форумы эшли.

Әлеге форумда Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация дә катнаша. Делегация составында эре оешмалар җитәкчеләре, шулай ук 2013 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә нәтиҗәле эшләгән Кайбыч, Чүпрәле, Теләче районнары башлыклары да бар. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтындагы хәбәргә караганда, бу күргәзмәдә ел саен дөньяның 60 иленнән 1500 дән артык экспонат урын ала, агросәнәгать комплексы өлкәсендәге фәнни эшләр, алдынгы технологияләр, инвестиция проектлары тәкъдим ителә. Россия бу күргәзмәдә 20 нче тапкыр катнаша һәм үз подукциясен тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы – Германиядә