Кайбыч районы беренчелегендә Борындык бадминтончыларына тиңнәр булмады
Район мәктәпләрендә спортның бадминтон төре киң популярлык ала бара. Узган атнаның шимбәсендә Иске Чәчкаб төп мәктәбе спорт залында район мәктәпләренең тугызынчы класска кадәр укучылары командалары арасында район беренчелегенә ярыш үтте.
Иң оста бадминтончыларны ачыклау максатында үткәрелгән бу ярышта районның 16 мәктәбеннән командалар катнашты. 25-26 октябрьдә Тәтеш шәһәрендә Татарстан Республикасының Бадминтон федерациясе кубогына республика ярышларының зона этабы булачак. Әлеге ярышлар зона бәйгесе алдыннан махсус үткәрелде, чөнки анда безнең бадминтончыларга Иделаръягы зонасында иң көчлеләр дәрәҗәсен якларга туры киләчәк.
Бу ярыш нәтиҗәләре буенча тренер Хәмзә Юнысов җитәкчелегендә чыгыш ясаган Борындык төп мәктәбе командасы зона ярышларына яхшы әзерләнгәнлекләрен күрсәтте. Составында Алмаз Аблаизов, Адилә Хөснетдинова, Фирүзә һәм Булат Хуҗиннар булган команда, барлык көндәшләрен җиңеп чыгып, күчмә кубокка лаек булды. Икенче-өченче урыннар өчен көрәш тә кискен барды. Федоровское урта мәктәбе уенчылары Мөрәледәге яшьтәшләрен 3:2 исәбенә җиңүгә иреште. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, Иске Чәчкаб, Иске Тәрбит, Кошман һәм башка мәктәпләрнең командалары да ярышларга яхшы әзерлек белән килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев