Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы үзәк сырхауханәсе хирургы Алексей Русов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды

Министр Айрат Фәррахов кул куйган хатта мондый юллар бар:

"Хөрмәтле Алексей Валерьянович! Медицина өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез һәм үзегез сайлаган игелекле һөнәрегезгә тугрылык саклаган өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән тирән рәхмәтемне белдерәм. Врач, алай гына да түгел, хирург булу сәләте һәркемгә дә бирелми ул. Бу эш югары һөнәри осталыктан тыш, кыюлык, тәвәкәллек, теләсә нинди авыр хәлдә дә югалып калмыйча, җаваплылыкны үз өстеңә ала белүне таләп итә. Әлеге асыл сыйфатларның барысы да тулысынча хас сезгә. Озак еллар дәвам иткән хезмәт карьерагыз вакытында ничә кешене сәламәтләндерүегез, шуның белән бергә яшәү шатлыгы бүләк итүегезне санап чыгуы җиңел түгел. Төгәл сан безнең өчен мөһим дә түгел, иң мөһиме- сакланган гомерләр, һәр кешенең сәламәтлеге һәм гомере бәяләп бетергесез кыйммәткә ия бит. Авыруларга күрсәткән изгелегегез үзегезгә меңе белән кире әйләнеп кайтсын иде! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район үзәк сырхауханәсе хирургы Алексей Русов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты

2
X