Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында рус теленнән бердәм дәүләт имтиханының уртача балы- 64,42

Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 103 укучы тапшырды, аларның уртача балы- 64,42.

Зур Подберезье урта мәктәбе укучылары Светлана Расперетихина, Алинә Фәйзрахманова- 95 әр, Иске Тәрбиттән Елена Демьянова, Олы Кайбычтан Алия Сафина- 92шәр, Зур Подберезьедан Светлана Севастьянова, Федоровское мәктәбеннән Энҗе Гыйбадуллина- 90шар балл җыйган. Рус телленнән минималь балл 36 балл булса, бездә иң түбән чик 44 балл булган. Биологиядән 23 укучы имтихан тапшырды, уртача балл-61,5. Олы Кайбычтан Зилә Сибгатуллина- 91, Ранис Гарифуллин-89 балл җыйды. Бер укучы минималь чикне уза алмаган. Информатикадан имитихан сайлаучылар икәү генә булган, уртача балл- 69. Зур Урсак мәктәбе укучысы Алмаз Габделхадиев 80 балл җыйган. Тарихны сайлаган 14 укучы арасыннан иң югары баллны Зур Подберезье мәктәбеннән Алла Каретина, Хуҗа Хәсән мәктәбеннән Кристина Матвеева (89шар балл), Олы Кайбычтан Айдар Сибгатуллин (82балл) җыйган. Татар теленнән имтиханны бары бер генә укучы сайлаган иде. Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Айсылу Нәфыйкова имтиханын Казанда тапшырды һәм 80 баллга ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында рус теленнән бердәм дәүләт имтиханының уртача балы 64,42