Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында санитар икеайлык башлана

Татарстанда язгы санитар-экологик чистарту буенча икеайлык игълан ителде, ә Казанда ул ике айдан артык дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта журналистларга видеокиңәшмәдә ТР эколгия һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров хәбәр итте.

Барлык төбәкләрдә дә 15 апрельдән 15 июньгә ка­дәр язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык уздырыла. Элек яз­гы өмәләр 1 апрельдән башлана иде, әмма быел язның соңрак килүе сә­бәпле, ул 15 көнгә кичектерелә. Гомумреспублика өмәсе 20 апрельгә билгеләнгән.ТР экология һәм табигый ресурслар министры сүзләренчә, былтыргы тәҗрибәгә таянып, быел да тиешсез урыннарда чүплекләр хасил булу урыннарын ачыклау һәм бетерү эшенә ирекле ярдәмчеләр, экологик оешмалар, яшьләрнең экологик хәрәкәтендәге­ләр­не җәлеп итү күздә тотыла. "Халык контроле" сервисы да киң файдаланылачак. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы көчәй­тел­гән эш режимына күчә, министр­лыкның экологик мә­сьә­ләләр буенча территориаль органнары составында булган 130 инспекторның 90 проценты шушы ике ай дәвамында төп эшкә җәлеп ителәчәк. Былтыр ике айлык барышында табигатьне саклау законнарын бозуның 11 мең очрагы ачыкланган, гаеплеләргә 15 миллион сумлык штраф салынган, тиешсез урында хасил булган 1048 чүплекнең 601е юк ителгән. Үләт базларының тиешенчә файдалануы, тирә-юненең тәр­тип­тә булуына да контроль кимеми. Рөхсәт ителмәгән һәм таләпләр буенча җи­һаз­ландырыл­маган урыннарда сәүдә итүчеләрне җавапка тарту карала.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җыелышларда Кайбычны экологик яктан чиста район итү максаты куелуын һәрдаим әйтеп килә. Быел Кайбычта Төзекләндерү елы шул максатта игълан ителде дә инде. Бу атнаның чәршәмбесендә авыл җирлекләре катнашында узган җыелышта да санитар икеайлыкны тиешле югарылыкта үткәрү хакында сүз алып барылды.

Брифингта икенче өлешендә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко да катнашты. Ул республикада язгы ташуга әзерлекнең торышы белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында санитар икеайлык башлана санитар икеайлык

2
X