Кайбыч районында урак төгәлләнү алдында
Бу арада һәр көнне яуган яңгырлар игенчелек тармагында эшне тулы куәтенә алып барырга мөмкинлек бирми.
Әмма Кайбыч игенчеләре урак барышында аяз көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып калырга тырышты. Бездә урак 97,2 процентка төгәлләнгән, бу - республикадагы иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Игенчеләр киләсе ел уңышы турында да бүгеннән кайгырта. Район хуҗалыкларында быел 10913 гектар мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Бу эштә һәрвакыттагыча агрофирмалар өлгерлек күрсәтә. Яшел конвейер өчен көзге культуралар чәчү планы 103 процентка үтәлгән. Шушы көннәрдә шикәр чөгендере алуга керешәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев