Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында үзара түләү буенча референдум уза

Бүген Кайбыч районының барлык сайлау участокларында да үзара түләү буенча референдум уза.

Референдумнан соң халыктан җыелган акча авылларны төзкләндерүгә тотылачак. Олы Кайбыч сайлау участогына иң беренче булып янгын сүндерү часте начальнигы Илшат Галиев килде. Шунысы шатлыклы, читтә яшәүче балалары өчен акча бирергә теләүчеләр дә бар. Мәсәлән, Миләүшә Газизова, сайлаучылар исемлегендә гаиләсеннән үзе генә булса да, Казанда гомер кичерүче улы Наил, килене Наиләне дә өстәмә исемлеккә керттерде. Чөнки алар да ата-бабалары җирен төзекләндерүгә үз өлешләрен кертергә теләк белдергән. Ветеран-укытучы Ләбибә апа Шәмсетдинованың да читтә гомер кичерүче ике улы шундый теләк белдергән. Референдум нәтиҗәләре- "Кайбыч таңнары"ның киләсе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында үзара түләү буенча референдум уза