Кайбыч районыннан 103 укучы математикадан БДИ тапшыра
Бүген унберенче класс укучыларының математикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне.
Федоровское урта мәктәбендәге имтихан тапшыру пунктында быел мәктәпне тәмамлаучы 103 укучы БДИ тапшыра. Аның барышын дәүләт имтиханы тапшыру буенча Казаннан килгән уполномоченный- архитектура-төзелеш университеты вәкиле, дүрт җәмәгатьчелек күзәтчесе күзәтә. Имтихан иртәнге сәгать унда башланды һәм ул 3 сәгать 55 минут дәвам итә. Укучыларга линейкадан файдаланырга рөхсәт ителә. Математикадан имтихан тапшыру өчен чыгарылышларга кимендә 24 балл җыярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев